news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

РФнең Кытайдагы илчесе: Татарстан - Россия-Кытай мөнәсәбәтен үстерүдә “илкүләм чемпион”

Хезмәттәшлек чимал табышы өлкәсеннән тыш, югары технологияләр өлкәсендә дә үсеш ала, дип саный Андрей Денисов.

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Россия Федерациясенең Кытай Халык Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Андрей Денисов Татарстан Республикасын Россия-Кытай мөнәсәбәтләрен үстерүдә “илкүләм чемпион”, дип атады. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Республика җитәкчелеге һәм аның эшлекле даирәләре Кытай белән мөнәсәбәтләрне үстерүгә һәм аның нәтиҗәсендә туган мөмкинлекләрне файдалануга игътибар белән карый, дип саный Андрей Денисов.

Татарстан белән Кытай хезмәттәшлек чимал, табигый казылмалар һәм микроэшкәртү өлкәсендә генә түгел, ә югары технологияләр буенча да үсеш ала, дигән фикердә Россия Федерациясенең Кытай Халык Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе.

Моннан тыш, Кытай белән актив хезмәттәшлектә Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсен, шулай ук Россиянең көньяк төбәкләрен, аерым алганда, Сочи шәһәрен атады.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100