news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

РФ Үзәк сайлау комиссиясе сайлаулар турында фильм төшерү буенча конкурс игълан итте

Фильмнар укыту характерында булачак һәм барыннан да элек сайлауларны оештыручыларга тәгаенләнәчәк

(Казан, 5 октябрь, “Татар–информ”). Үзәк сайлау комиссиясе каршындагы Россия сайлау технологияләренә өйрәтү үзәге сайлаулар турында дүрт уен видеофильмы төшерү буенча конкурс игълан итте. Ул аларның һәркайсы өчен 1,3 миллион сум акча түләргә әзер. Конкурска 27 ноябрьдә нәтиҗә ясау күздә тотыла.
Фильмнар укыту характерында булачак һәм барыннан да элек сайлауларны оештыручыларга тәгаенләнәчәк, дип ачыклык кертте Россия сайлау технологияләренә өйрәтү үзәге җитәкчесе Александр Иванченко. Үзәк сайлау комиссиясенең роликлар төшерүдә тәҗрибәсе бар инде: Дәүләт Думасына узган соңгы сайлаулар вакытында модель сайлау комиссиясенең эше турында фильм төшерелгән иде.
Узган көздә Россия сайлау технологияләренә өйрәтү үзәге сайлаулар турында фильмнар сериясе төшерергә җыенган иде. Аларда сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре төшәр дип фаразланды. “Әмма без бу проекттан баш тарттык, тәкъдим ителгән иҗади идея канәгатьләндермәде”, – диде Иванченко.
Хәзер исә Россия сайлау технологияләренә өйрәтү үзәге проектка яңадан әйләнеп кайтырга булган. Фильмнарның берсе – сайлауларны оештырганда космик тармак казанышларын ничек файдалану, икенчесе сайлауларда күзәтүчеләрнең роле һәм әһәмияте хакында сөйләячәк.
Тагын ике фильм кара сайлау технологияләренә каршы көрәштә һәм инвалидларның сайлау хокукларын саклауда сайлау комиссияләре һәм хокук саклау органнарының үзара бәйләнешенә багышланчак, дип яза “Ведомости”.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100