Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
РФ Хөкүмәте төбәкләр өчен торак-коммуналь хезмәт тарифларын үзгәртү индексларын раслады
2027 елның 1 июленнән Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең максималь үсеше уртача 17,4 процент тәшкил итәчәк. Муниципалитетлар буенча рөхсәт ителгән тайпылыш – 4,8 процент.
Россия Хөкүмәтенең төбәкләр буенча торак-коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар үзгәрү индексларын раслаучы күрсәтмәсен РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады. Документ хокукый актларны рәсми бастырып чыгару порталында урнаштырылган.
Россия төбәкләре арасында максималь индексация Төньяк Осетиядә – Аланиядә (20,5 процент), Дагыстанда (19,7 процент), Иркутск, Кемерово һәм Новосибирск өлкәләрендә (19ар процент) планлаштырылган.
Минималь арту Иваново өлкәсендә (7,9 процент), Магадан өлкәсендә (8,7 процент), Чечняда һәм Ненец автоном округында (9ар процент) булырга тиеш.
2027 елга һәм 2028, 2029 елларның планлы чорына РФ Икътисади үсеш министрлыгының илнең социаль-икътисади үсеше фаразында 2027 елда торак-коммуналь хуҗалык өчен тарифларны индексацияләү 11,0 процент дип бәяләнде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз