news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

РФ Хөкүмәте машиналарны бензиннан газга күчергән өчен субсидияләрне ике тапкыр арттырды

Хөкүмәт автомобильләрне бензиннан газга күчергән вакытта россиялеләрнең чыгымнарын субсидияләү күләмен арттырды. Хәзер аларга сарыф ителгән сумманың 24 процентын түгел, ә 48 процентын компенсацияләячәкләр. Бу хакта Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге эш «Энергетиканы үстерү» дәүләт программасы кысаларында алып барыла. 2024 ел ахырына транспорт өчен ягулык буларак файдаланыла торган табигый газның (метан) күләме 2,7 миллиард кубометрга кадәр артыр дип көтелә.

Хөкүмәттә субсидиянең күләме арту бизнес һәм Россия гражданнары тарафыннан ягулыкның әлеге төренә ихтыяҗны киметмәскә ярдәм итәр дип өметләнәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100