news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

РФ Үзәк банкының элеккеге башлыгы Сергей Дубинин вафат булды

Россия Банкының элеккеге рәисе Сергей Дубинин 74 яшендә вафат булды. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Үзәк банкта икътисадчының «ил икътисады һәм финанс секторы өчен катлаулы чорда – 1995 елдан 1998 елга кадәр – Россия Банкы белән җитәкчелек иткәнен» искә төшерделәр.

Бу вазифада Дубинин стабилизация икътисади программасын тормышка ашыруга, икътисадның күчеш чорының беренче елларындагы гиперинфляция хәленнән чыгуына зур өлеш керткән, илнең банк системасын формалаштыруга зур йогынты ясаган, дип ассызыкладылар Үзәк банкта.

news_right_1
news_right_2
news_bot