news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

РФ тышкы эшләр министры урынбасары Тимур Акулов туганнарының кайгысын уртаклашты

Тимур Юрьевичның якты истәлеге күңелләребездә озак сакланачак, дип искәрткән Григорий Карасин.

(Казан, 3 май, «Татар-информ»). Россия тышкы эшләр министры урынбасары – статс-секретарь Григорий Карасин Тимур Акулов туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашкан.

«Тимур Юрьевич Акуловның вакытсыз вафат булуы сәбәпле, тирән кайгыгызны уртаклашам. Без Тимур Юрьевич белән тышкы сәясәт, чит илләр белән элемтәләрне үстерү өлкәсендә озак еллар бергә эшләдек», - дигән Карасин.

Тимур Юрьевичның якты истәлеге күңелләребездә озак сакланачак, дип искәрткән РФ Тышкы эшләр министрлыгы статс-секретаре.

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты, Татарстан Президентының элеккеге ярдәмчесе Тимур Акуловның кичә 66 нчы яшендә вафат булды.

"Татар-информ" Казанда Тимур Акулов белән хушлашырга йөзләрчә кеше җыелды дип хәбәр итте.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100