news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төзелеш министрлыгы су бирүне туктаткан өчен ничек компенсация алырга икәнен аңлатты

 

Әгәр кранда су килми яки аның сыйфаты начар икән, моның өчен компенсация таләп итәргә мөмкин, дип хәбәр итә РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы. Әлеге проблеманы документларга нигезләнеп теркәргә кирәк. Бу ресурслар белән тәэмин итү оешмасының хезмәтләрне озак дәвам иткән өзеклекләр белән күрсәткән яки батареяларны җылытмаган очракларга да кагыла.

Кайнар суның җылылыгы 60-75 градус булырга тиеш. Әлеге күрсәткечләргә өч пункт җитмәсә, бәяне һәр сәгать өчен 0,1 процентка киметергә тиешләр. Әгәр крандагы температура 40 градустан да түбәнрәк булса, кулланучы салкын суга исәп-хисап ничек ясалса, бу очракта да шуны таләп итәргә хаклы, дип яза «Парламентская газета» ведомствоның аңлатмасына сылтама белән.

Салкын су бирүдә өзеклек аена барлыгы – сигез, ә берьюлы дүрт сәгатьтән артмаска тиеш. Үзәкләштерелгән коммуникацияләрдә авария булган очракта – тышкы суүткәргеч челтәрләр һәм корылмаларга карата кулланыла торган техник җайга салу законы нигезендә. Өзеклекнең һәр сәгате өчен түләү 0,15 процентка киметелә.

Сүз опрессовкалар яки башка проблемалар турында барса, кайнар суга карата да шул ук кагыйдәләр гамәлдә.

Хилафлыклар күзәтелгән очракта авария-диспетчерлык хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Экспертлар шулай ук «акыллы» исәпләү приборлары куярга киңәш итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot