news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары гражданнарны кабул итәчәк

Чара Казан шәһәре Киров районы буенча тикшерү бүлегендә уза

(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”). 31 нче октябрь көнне 12 сәгатьтә Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең Казан шәһәре Киров районы буенча тикшерү бүлегендә гражданнар кабул ителәчәк. Халык белән РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Марат Зарипов очрашачак.

25 нче Октябрь урамы, 4 нче йорт адресы буенча узачак чара турындагы мәгълүматны 554-03-81, 221-74-17 телефоннары аша белергә була.

Бу хакта РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе хәбәр итә.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot