news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары гражданнарны кабул итә

Чара 13 нче ноябрь сәгать 10да узачак

(Казан, 11 ноябрь, “Татар-информ”). 13 нче ноябрь сәгать 10да Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсенең Казан шәһәре Мәскәү районы буенча тикшерү бүлегендә гражданнар кабул ителәчәк. Халык белән РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Марат Зарипов очрашачак.

Короленко урамы, 105 нче йорт адресы буенча узачак чара турында мәгълүматны 221-74-17, 520-81-67 телефоннарына шалтыратып белергә була. Бу хакта ТР буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot