Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасарлары гражданнарны кабул итәчәк
Очрашулар Яшел Үзәндә һәм Байлар Сабасында узачак
(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”). 10 нчы октябрь көнне иртәнге сәгать 10 да Яшел Үзән шәһәренең Рогачев урамы, 9 нчы йорт адресы буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Әхмәтшин гражданнарны кабул итәчәк.
Бу хакта мәгълүматны 8(84371) 50129 телефоны аша белергә була.
Шулай ук 10 нчы октябрь көнне 14 сәгатьтә Татарстанның Байлар Сабасында да гражданнар кабул ителәчәк. Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Руслан Җәләлиев Байлар Сабасы, Мәктәп урамы, 54а йорты адресы буенча гражданнарның мөрәҗәгатьләрен тыңлаячак. Гражданнарны кабул итү буенча телефон: 8(84366) 30263. Бу хакта РФ ТК ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз