news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы делегациясе "ТАНЕКО"да булды

Автоматлаштырылган экологик мониторинг системасына аерым игътибар бирелде

(Түбән Кама, 23 сентябрь, «Татар-информ», Әнвәр Маликов). "ТАНЕКО" нефть эшкәртү заводында (Түбән Кама) РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы, шулай ук Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы делегацияләре булды. Кунаклар предприятиедәге күп баскычлы экологик мониторинг системасы белән таныштылар.

"ТАНЕКО" ААҖ дә эшләнгән производстводагы экологик мониторинг программасы нигезендә бердәм санитария-сак зонасы чигендә урнашкан торак пунктларда атмосфера һавасын тикшерү үткәрелә, нефть эшкәртү заводы янындагы зонада җир өсте һәм җир асты сулары, туфракның торышы, предприятие территориясендәге һаваның  сыйфаты контрольда тотыла.

Автоматлаштырылган мониторинг системасы контрольда тотылган райондагы экологик вәзгыятьне тәүлек буе бәяләү, экологик мәгълүматлар архивын булдырырга мөмкинлек бирә. "ТАНЕКО" көн саен 25 күрсәткеч буенча атмосфера һавасы мониторингы мәгълүматларын Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының бердәм базасына тапшыра. 

РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгының Гидрометеорология һәм эйләнә-тирә мохит мониторингы өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм җайга салу департаменты директоры Глеб Ватлецов "ТАНЕКО"ның экологик эшчәнлеген югары бәяләде.     

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100