news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

РФ Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы ташландык каберләрдән җәсәдләрне алып кремацияләргә тәкъдим итә

Ведомство онытылган каберлекләрне янә куллану мөмкинлеге бирә торан закон проекты эшләгән

  (Казан, 30 март, «Татар-информ»). Россиядә ташландык каберләрдән җәсәдләрне алып кремацияләргә һәм аларны махсус “ихтыяҗ булмаган мәетләр кабере”нә урнаштыру, ә бушатылган урыннарны яңадан файдалану мөмкин булачак. РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы шундый закон проекты әзерләгән, дип яза «Известия».

Документ буенча, Россиянең һәр төбәгендә зиратларда ташландык урыннарны таба һәм билгели торган комиссия булачак. Якынча мәгълүматларга караганда, ташландык каберлекләрнең гомуми мәйданы 18 меңнән алып 25 мең гектар тәшкил итә, дип белдерделәр министрлык матбугат хезмәтендә.

"Россия Федерациясендә җирләү эше һәм аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында"гы закон проектында әйтелгәнчә, кабер тиешле тәртиптә булмаса һәм шул ук вакытта җирләнгән кеше һәм каберне карап торырга тиешле зат турында мәгълүмат булмаса, ул ташландык санала. Аның ташландык икәнен махсус комиссия таный ала.   

Комиссия каберне ташландык дип тануга, төбәк хакимияте судка мөрәҗәгать итә, ә ул ниндидер нәтиҗәгә килергә тиеш. Министрлык ташландык каберләрдән алынган җәсәдләрне кремацияләргә, ә урнаны “ихтыяҗ булмаган мәетләр кабере”нә урнаштырырга тәкъдим итә. “Кремацияләү мөмкин булмаган очракта, яңадан җирләү оештырылачак”, - диелгән закон проектында. Бушаган урыннарны яңа җирләү урыннары буларак файдалану тәкъдим ителә.

Төбәк һәм җирле зиратларда җирләү урыннарын соңгы тапкыр җирләнгән вакыттан ким дигәндә 20 ел чамасы узгач кына яңадан куллану рөхсәт ителә. Хәрби мемориаль һәм хәрби зиратларда җирләү урыннарын кабат файдалану рөхсәт ителми.

news_right_1
news_right_2
news_bot