news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

РФ спорт министры Россия-Уругвай матчы турында: Бүген безне кызык уен көтә дип уйлыйм

“Беркем дә көчен саклау турында уйламаячак”, - ди Павел Колобков.

РФ спорт министры Россия-Уругвай матчы турында: Бүген безне кызык уен көтә дип уйлыйм
Александр Эшкинин

(Казан, 25 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россия Федерациясе спорт министры Павел Колобков фикеренчә, бүген Россия һәм Уругвай командалары арасында футбол матчы шактый кызык булырга охшаган. Бу хакта ул бүген чемпионат уза торган 11 шәһәр арасында видеоконференция режимында үткән матбугат конференциясендә белдерде. Чарада, шулай ук, Уругвай спорт министры Фернандо Касерес һәм Уругвай илкүләм олимпия комитеты президенты Хулио Маглионе катнашты.

Бүген Самара шәһәрендә Россия һәм Уругвай командалары очраша.

“Уругвай министры белән 2-3 ай элек кенә очрашкан идек, чемпионат нәтиҗәләре өчен борчылып, командалар әзерлеге турында сөйләшкән идек. Вакыт бик тиз узды, бүген командалар өчен мөһим уен. Безнең команданың башлангыч этапны узганына мин шатмын. Яхшы матур уен күрсәтеп, ул алдагы ярышлар этабына күчте. Уругвай командасы да үз бурычларын үтәгәнен исәпкә алсак, бүген безне кызык уен көтә дип уйлыйм. Әлбәттә, командаларың икесе дә җиңүгә омтылачак. Беркем дә көчен саклау турында уйламаячак. Безнең командада чын спортчылар. Хәзер төп бурыч – алдагы ярышларга әзерләнү һәм барлык кеше көтә торган уенга әзерләнү”, - дип билгеләп узды Павел Колобков.

Уругвай спорт министры Фернандо Касерес 88 ел элек Уругвайда беренче дөнья чемпионаты булганын искәртте. “Дөнья да, футбол да, безнең илләр дә үзгәрде. Футболга мәхәббәт кенә үзгәрмәде”, - диде. Ул Россиядә үзләрен каршы алудан бик канәгать булуларын белдерде. “Без классик рус әдәбияты белән яхшы таныш. Бүген рус халкы классик әдәбиятта язылганча дип күрәбез. Мондый кунакчыллык өчен зур рәхмәт”, – диде.

Уругвай илкүләм олимпия комитеты президенты Хулио Маглионе фикеренчә, бүгенге матчның нәтиҗәсе әллә ни мөһим түгел, чөнки ике команда да алдагы раундка күчте. “Бүген без матур уен күрербез дип уйлыйм. Россия Уругвай өчен бик мөһим. Безнең спорт мәсьәләләрендә берничә ай элек килешү төзегәнебез әһәмияткә ия. Белгәнегезчә, мин ФИНА президенты да булып торам. Россия белән чараларыбыз аз булмады, Мәскәүдә дә, Казанда да булдык. Татарстан иң яхшы республика, Казан бик шәп шәһәр. Казанда ФИНА тарихында Спортның су төрләре буенча иң яхшы чемпионатын үткәргән идек. Без Россиядә өйдәге кебек. Без җылы каршы алуларын тоябыз”, - дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100