news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

РФ Социаль фондының Татарстандагы бүлеге бердәм пособие түләүдәге яңалыкларны искәртте

Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге белгечләре ата-аналар өчен бердәм пособие билгеләүне җиңеләйтте. Әгәр гаиләдә олы балалар түләүләр ала икән, кечесенә пособиене гариза бирмичә һәм гаилә керемен бәяләмичә билгеләячәкләр.

Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Пособиенең күләме (яңа туган балага) башка балаларныкы кебек булачак һәм түләү сроклары да туры киләчәк. Пособиене барлык балаларга берьюлы бер гариза белән дә рәсмиләштерергә була - бу түләү сроклары тәмамланса бик уңайлы», - дип искәртте ул.

Моннан тыш, 2025 елдан яңа таләп кертелде: гаиләнең эшкә сәләтле һәр әгъзасының кереме хезмәткә түләүнең кимендә дүрт минималь күләме (ягъни 89 760 сум) кадәр булырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100