Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
РФ Саклану министрлыгы: Төнлә Татарстанда БПЛА бәреп төшерелде
Төнлә Татарстанда БПЛА бәреп төшерелгән. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итте.
Хәрби ведомствода сөйләүләренчә, Татарстаннан тыш пилотсыз очкычларны Мәскәү өлкәсе, Түбән Новгород, Ульяновск, Әстерхан һәм башка өлкәләр, шулай ук Краснодар крае, Кырым Республикасы, Кара һәм Азов диңгезләре акваторияләрендә бәреп төшергәннәр.
Россия күгендә барлыгы бер төн эчендә 505 пилотсыз очкыч тотып алынган.
Искәртәбез, узган төндә Татарстанда 2:59 сәгатьтән 5:52 сәгатькә кадәр пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы гамәлдә булды. Шулай ук 4:17 сәгатьтә Казанга БПЛА һөҗүме куркынычы турында хәбәр ителде, 5:17 сәгатьтә янау режимы гамәлдән чыгарылды.
Хәзерге вакытта республика аэропортлары чикләүләрсез эшли.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз