news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

РФ Саклану министрлыгы: Татарстанда дошманның пилотсыз очкычлары юк ителде

Татарстан өстеннән дошман пилотсыз очкычларын юк итү турында РФ Саклану министрлыгында хәбәр иттеләр. Ведомство мәгълүматлары буенча, узган төндә Россия өстендәге күктә дошманның 389 БПЛАсы юк ителгән.

«Узган төн дәвамында Белгород, Брянск, Волгоград, Воронеж, Калуга, Курск, Орлов, Пенза, Ростов, Саратов, Смоленск өлкәләре, Краснодар крае, Кырым Республикасы, Татарстан Республикасы, Чувашия, Кара диңгез һәм Азов диңгезе, Каспий диңгезе акваторияләре өстеннән 389 самолет тибындагы пилотсыз очу аппараты тотып алынды һәм юк ителде», – диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot