Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
РФ Республикалары туган телне ихтыяри өйрәнү буенча ТР Дәүләт Советы мөрәҗәгатен хуплады
Кабардино-Балкария Республикасы, Калмыкия һәм Дагыстан парламентлары ТР Дәүләт Советының Дәүләт Думасына мөрәҗәгатен хуплады.
(Казан, 22 май, “Татар-информ”, Алия Җамалиева). Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт Думасына туган телләрне ихтыяри өйрәнү закон проектына каршы мөрәҗәгатен илнең өч республикасы хуплаган. Бу хакта “Татар-информ”га “ "Туган телләрне гомуми белем бирү укыту планнарының мәҗбүри өлешендә саклау өчен” инициатива төркеме әгъзасы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов хәбәр итте.
- Апрельдә Татарстан парламенты телләрне ихтыяри өйрәнү закон проекты буенча Россия Дәүләт Думасына мөрәҗәгать кабул итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы туган телләрне өйрәнү хокукы Россиянең барлык халыклары өчен белем бирү программасының мәҗбүри өлешендә булырга тиеш, дип саный. Шулай ук, федераль белем бирү стандартлары белән республиканың дәүләт телләрен укытуны мәҗбүри итеп билгеләп, телләрне укыту мәсьәләсендә билгесезлекне бетерү кирәк, дип саный", - диелгән мөрәҗәгатьтә.
Татарстан парламентының Дәүләт Думасына мөрәҗәгатен Кабардино-Балкария Республикасы, Калмыкия һәм Дагыстан парламентлары хуплады.
Айрат Фәйзрахманов Россиянең тагын ике төбәге - Алтай һәм Саха Республикасы (Якутия) әлеге мәсьәләдә Татарстанны хупларга ниятли, дип әйтте. “Әлегә рәсми документлар юк”, - диде агентлык әңгәмәдәше.
Айрат Фәйзрахманов Россия Федерациясенең төрле халык вәкилләре туган телләрне ихтыяри укыту турындагы закон проекты уңаеннан зур ризасызлык белдерүен әйтте.
- Туган телләрне мәҗбүри укыту турындагы петицияне 33 меңнән артык кеше имзалады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз