Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
РФ Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле Идел буе мөселманнарын Корбан Гаете белән котлады
Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Идел буе федераль округы төбәкләрендә яшәүче мөселманнарны Корбан бәйрәме белән котлады.
«Сезне Исламның иң якты һәм әһәмиятле бәйрәмнәренең берсе – Корбан бәйрәме белән котлыйм! Россиядә Исламның уникаль әхлакый һәм мәдәни тәҗрибәсе – ул гражданлык җәмгыятен ныгытуның, Идел буе федераль округында этник һәм динара диалогны үстерүнең мөһим өлеше, анда гасырлар дәвамында төрле конфессия вәкилләре тату яши», – диде ул.
«Бу изге бәйрәм йөрәкләрегезне шатлык белән тутырсын, иманыгызны ныгытсын, йортларыгызга иминлек китерсен. Сезгә сәламәтлек, бәхет телим!» – дип йомгаклады Игорь Комаров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз