news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

РФ Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә түләүләр буенча туры линия эшли

Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә 2026 елның 20 маенда 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр «2026 елда социаль түләүләр, пособиеләр һәм компенсацияләр» темасына телефон аша туры элемтә узачак, дип хәбәр иттеләр оештыручылар.

Гражданнарның сорауларына Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, шулай ук Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминиятләштерү Фондының Татарстан Республикасы бүлеге хезмәткәрләре җавап бирәчәк.

Туры элемтә телефоны: 221-80-35.

news_right_1
news_right_2
news_bot