Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
РФ Президентының күчмә Кубогы 5 тапкыр Россиядә калган иде, 6 нчы тапкыр да шулай булыр дип уйлыйбыз – авыр атлетика буенча илкүләм федерация президенты
Халыкара авыр атлетика федерациясе генераль директоры Казанда турнирның югары дәрәҗәдә узачагына ышана
(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Иртәгә Казанда “Ак Барс” Кара-каршы көрәш сараенда авыр атлетика буенча Россия Федерациясе Президенты Кубогы ярышлары ачыла. Әлеге чараның 6 нчы мәртәбә үткәрелүе. Шул уңайдан, бүген әлеге спорт объектында матбугат конференциясе узды.
Ярышлар Россиянең авыр атлетика федерациясе һәм Халыкара авыр атлетика федерациясе химаясында үткәрелә һәм ,Рио-де-Жанейрода узачак Олимпия уеннары алдыннан, квалификацион ярышлар булачак.
Халыкара авыр атлетика федерациясе генераль директоры Аттила Адамфи Казанның үзе өчен спорт башкаласы буларак кабул ителүен билгеләп узды. “Казанда һәрвакыт бик яхшы кабул итәләр. Минем монда беренче килүем генә түгел. Бу турнир Казанда үтәчәге билгеле булгач, моңа бик сөендек, ул югары дәрәҗәдә үтәр дип уйлыйм. Әлеге ярышлар авыр атлетика буенча бик мөһим чара санала”, - дип, ул федерация исеменнән рәхмәтен җиткерде. Аттила Адамфи РФ Президенты Кубогы ярышларында катнашучыларның югары нәтиҗәләр күрсәтәчәгенә һәм аларның күбесенең Рио-де-Жанейрода барачагына ышанычын җиткерде.
Россиянең авыр атлетика федерациясе президенты Сергей Сырцов Татарстанда барлык спорт төрләре үсеш алуын шәрехләде. “Авыр атлетикага килгәндә, Татарстанда бу дүртенче халыкара старт”, - дип, ул моңа кадәр Казанда авыр атлетика буенча Ауропа чемпионаты, Бөтендөнья Универсиадасы, юниорлар арасында дөнья беренчелеге узуын искәртте.
“РФ Президентының күчмә Кубогы 5 мәртәбә бездә, Россиядә калган иде, 6 нчы тапкыр да шулай булыр дип уйлыйбыз”, - диде Сергей Сырцов. Ул безнең команданың инде Казанга якынлашуын билгеләп узды. “Барлыгы 12 авыр атлет остасы – 7 ир-ат һәм 5 хатын-кыз. Һәр авырлык категориясендә Рио-де-Жанейродагы Олимпия уеннарына икешәр олимпия квотасы уйнатылачак”, - дип хәбәр итте федерация президенты.
ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов турнирны Татарстанда үткәрү мөмкинлеге өчен рәхмәтен җиткерде. Ул турнирның, Рио-де-Жанейрода узачак Олимпия уеннары алдыннан, квалификацион ярышлар булуын искәртте. “Россия спортына мондый уеннарга үтү бик җиңел бирелми. Шулай да, без, авырлыкларга карамастан, моңа омтылабыз”, - дип белдерде министр.
В. Леонов Кара-каршы көрәш сараеның ярышлар үткәрү өчен барлык таләпләргә җавап бирүен билгеләп узды. Аның әйтүенчә, РФ Президенты Кубогы ярышларында 11 илдән 70 спортчы катнашачак. Россия командасы данын татарстанлылар Андрей Деманов (105 кг) һәм Мария Петрова (75 кг) яклаячак. “Шушы турнир аша алар алга үтсен өчен барлык шартлар тудырылды”, - дип, ул югары нәтиҗәләргә өмет баглады.
Министр дәүләт хакимияте органнары тарафыннан да бу турнирга зур игътибар бирелүен ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, турнир ачылышына Татарстан Республикасы җитәкчелеге, РФ спорт министры урынбасары Юрий Нагорных, РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин килүе көтелә. Владимир Леонов Казан халкын һәм кунакларын ярышларга килеп, Россия спортчылары өчен җан атарга өндәде. Билет бәясенең 100 сум тәшкил итүен искәртте. Билетларны объектта һәм Zamnoi.ru сайтында сатып алып була.
Владимир Леонов турнир кысаларында допингка каршы зур семинар үткәреләчәге турында хәбәр итте. “Методологик карарларга килү өчен, бу проблемалар турында ачыктан-ачык сөйләргә кирәк”, - диде ул.
Шулай итеп, спортчылар этеп күтәрү һәм ыргым төрләрендә көчен сынаячак. Җиңүчеләр истәлек медальләре, ике төр ярыш җиңүчеләре акчалата приз, Кубокның кечерәйтелгән нөсхәләре, истәлек медальләре һәм дипломнар белән бүләкләнә. Кубокның үзенә килгәндә, ул күчмә һәм турнирның гомумкоманда зачетында җиңүче командага тапшырыла. Кубок, Россия Президенты боерыгы нигезендә, 2011 нче елның 3 нче февралендә гамәлгә куелган, шуннан бирле ел саен уздырыла. Ярышлар Белгород, Санкт-Петербург, Мытище, Ноябрьск, Грозный шәһәрләрендә үткән.
Фотосурәт mdms.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз