news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
РФ Президентының ИФОдагы вәкиллеге каршындагы Совет утырышына әзерлек мәсьәләсе тикшерелде
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев үткәрде
Скопировать ссылку
(Казан, 15 июнь, “Татар–информ”). Бүген Казан Кремлендә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Совет утырышына әзерлек буенча эшче төркем әгъзаларының киңәшмәсе булды. Киңәшмә “Төзелеш тармагындагы вәзгыять һәм аңа ярдәм итү буенча Идел буе федераль округы төбәкләре тарафыннан күрелүче чаралар турында” дигән мәсьәләгә багышлап уздырылды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты, эшче төркемнең җитәкчесе Минтимер Шәймиев үткәрде. Ул Советның июнь аенда Ульяновски шәһәрендә узачак утырышында төп докладчылардан санала.
Киңәшмә барышында эшче төркем тарафыннан Совет утырышына әзерләнгән материаллар каралды, Идел буе федераль округы төбәкләре өчен актуаль булган төзелеш тармагына бәйле проблемалар хакында фикер алышынды. Торак төзелешенә аерым игътибар бирелде. “Әгәр без торак төзүгә алынабыз икән, биредә сүз социаль торак хакында барырга тиеш”, – диде Татарстан Президенты.
Киңәшмә ахырында Минтимер Шәймиев ассызыклап үткәнчә, икътисади кризиска да карамастан, төзелеш тармагын, эш урыннарын, югары квалификацияле төзүчеләрне сакларга, төзелеш комплексларын җитәрлек күләмдә эш белән тәэмин итәргә кирәк.
Очрашуда РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Кубрин, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле аппаратының икътисади сәясәт департаменты башлыгы, эшче төркем секретаре Салават Байтимеров, РФ Төбәкләр үсеше министрлыгының Шәһәр төзелеше эшчәнлеген җайга салу департаменты директоры урынбасары Алексей Волков, ТР буенча баш федераль инспектор Марсель Галимәрдәнов, Идел буе федераль округы составына керүче төбәкләрнең (Татарстан, Башкортстан, Мари Эл, Мордовия, Удмуртия, Чуашстан Республикалары, Пермь крае, Киров, Түбән Новгород, Оренбург, Пенза, Самара, Сарытау, Ульян өлкәләре) төзелеш тармагы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot