Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
РФ Президентының ИФОдагы Тулы вәкаләтле вәкиле ветераннарны Җиңү көне белән котлады
"Без ветераннарыбыз белән горурланабыз. Әлеге көчле рухлы кешеләр безнең өчен батырлык һәм каһарманлык үрнәге булып тора", - диелгән котлауда
(Казан, 9 май, «Татар-информ»). РФ Президентының ИФОдагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич ветераннарны Җиңү көне белән котлады.
"Хөрмәтле ветераннар! Хөрмәтле Идел буе федераль округында яшәүчеләр! Җитмеш ел буе безнең илебез өстендә дошман самолетлары очмый, җир миналардан ярылмый, һавада дары исе килми. Тынычта яшәү, балалар үстерү һәм тәрбияләү, яраткан эштә хезмәт итү бәхетен безгә Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлык һәм каһарманнарча хезмәтен илебездәге һәр гаилә истә тоткан кешеләр бүләк итте. Без ветераннарыбыз белән горурланабыз. Әлеге көчле рухлы кешеләр безнең өчен батырлык һәм каһарманлык үрнәге булып тора. Без сугыш кырларында һәлак булган һәр кеше, җитмешенче Җиңү язына кадәр яши алмаганнар алдында башыбызны иябез. Сугыш елларында тылдагы завод-фабрикаларда көнне-төнгә ялгап эшләүчеләргә зур рәхмәт. Без блокадалы Ленинград һәм фашист концлагерьлары дәһшәтен кичергәннәр, сугыштан соңгы авыр елларга түзгәннәр, бала чаклары ачлык һәм бомбалар шартлавы астында узганнар алдында баш иябез. 9 май көнне Идел буеның һәр шәһәре, бистәсе һәм авылларында Җиңү көненә багышланган чаралар узачак, безнең геройлар хөрмәтенә бәйрәм салюты яңгыраячак. Әйдәгез тагын бер кат ветераннар алдында баш иеп, туган җиребездәге бәхетле тормыш һәм тынычлык өчен рәхмәт белдерик. Бәйрәм белән сезне, кадерле дуслар! Җиңү көне белән!" - диелгән Михаил Бабичның котлавында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз