news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

РФ Президенты ярдәмендәге «Селигер» кебек яшьләр лагере Казанда да булырга мөмкин

Ул инновацион яшьләр проектларын гамәлгә ашыруда эксперименталь мәйданчык булачак

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). РФ Президенты карамагында һәм ярдәмендәге «Селигер» лагере кебек яшьләр лагере Казанның шәһәр чите лагерьларының берсендә җәй саен саен оештырылырга мөмкин.

Инновацион яшьләр проектларын гамәлгә ашыру өчен, эксперименталь мәйданчык буларак җәйгелеккә шундый лагерь кирәк, бина табуда булышсагыз иде, дип мэр Илсур Метшинга мөрәҗәгать итте бүген еллык эшләргә хисап белән чыккан Казан шәһәре Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе Линар Зарипов шәһәр җитәкчелегенең «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә. Шәһәр башлыгы моны хуплап, территориясендә җәйге лагерьларның күпчелеге тупланган Киров районы хакимияте белән берлектә андый лагерьны тәгаенләп, оештыру мәшәкатьләрен чишү мәсьәләләрен хәл итүне йөкләде. Шул рәвешле, әлеге муниципаль лагерьда патриотик смена, урта һәм югары уку йортлары студентлары өчен лидерлык һәм волонтерлык мәктәпләре урнаштыру, яшьләр сәясәте юнәлешләре буенча төрле поектларны тормышка ашыру мөмкин булыр иде, дигән фикердә Л.Зарипов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100