news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

РФ Президенты йөкләмәләре ышаныч тудыра - Разил Вәлиев

ТР депутатларының РФ Президенты Юлламасы нәтиҗәләре буенча шәрехләмәләре

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советы депутатлары РФ Президентының Федераль Җыенга юлламасыннан соң, кичә игълан ителгән документның төп урыннары буенча үз фикерләрен җиткерә.

"Ил Президенты үз юлламасында, мәктәп һәм балалар бакчаларында, өстәмә рәвештә, 4,5 миллион урын булдырырга кирәк, дип анык күрсәтте. Чыннан да, бу проблема тулаем Россия  Федерациясендә дә, Татарстанда да кискен тора. Ул уңай демография вазгыятенә һәм шәһәрләрдә яңа мәктәп һәм балалар бакчалары төзелешенең яңа микрорайоннар үсешеннән артта калышуына да бәйле", - дип саный ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев.

"Авыл җирлегендә бу проблема алай ук актуаль түгел. Ә шәһәрләрдә ике смена, хәтта өч смена укыта торган мәктәпләр бар. Шулай ук проблема шәһәрләрдәге милли мәктәпләргә дә турыдан-туры кагыла, аларның күбесе укыту өчен җайлашмаган биналарда эшләргә мәҗбүр. Әйтик, Казанның 18нче татар гимназиясе элеккеге балалар бакчасы бинасында урнашкан. Шуңа да Владимир Путинның төбәкләр белән бергә әлеге бурычны хәл итүгә комплекслы алым эшләү турындагы йөкләмәсе ышыныч тудыра", - дип китерә депутат сүзләрен ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара хезмәттәшлек бүлеге.  

news_right_1
news_right_2
news_bot