news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
РФ Президенты ветераннарны торак алу өчен чиратка кую вакытын озайтты
Дмитрий Медведев Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак алу өчен чиратка кую вакытын озайтучы законга кул куйды
Скопировать ссылку
(Казан, 22 декабрь, “Татар–информ”). РФ Президенты Дмитрий Медведев Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак алу өчен чиратка кую вакытын озайтучы законга кул куйды, дип хәбәр итә дәүләт башлыгының матбугат хезмәте.
“Ветераннар турында”гы Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында”гы Федераль закон Дәүләт Думасы тарафыннан 2009 елның 2 декабрендә кабул ителде һәм Федерация Советы тарафыннан 2009 елның 16 декабрендә хупланды.
Федераль закон нигезендә, Бөек Ватан сугышы ветераннарын, һәлак булган (үлгән) инвалидларның гаилә әгъзаларын һәм торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ Бөек Ватан сугышында катнашучыларны федераль бюджет акчалары хисабына торак белән тәэмин итүне күздә тоткан “Ветераннар турында”гы Федераль законга үзгәрешләр кертелә.
Моннан тыш, федераль закон нигезендә, югарыда аталган торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ гражданнарның язма гаризалары буенча торак белән тәэмин итү аларга Россия Федерациясе субъектлары законнары белән билгеләнгән тәртиптә торак төзү яки сатып алу өчен акча бирү юлы белән башкарылырга мөмкин.
Федераль закон Россия Федерациясе Президентының Россия Федерациясе законына 2005 елның 1 мартыннан соң исәпкә баскан Бөек Ватан сугышы ветераннары, һәлак булган (үлгән) инвалидларның гаилә әгъзалары һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларны торак белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирүче үзгәрешләр кертү кирәклеге турындагы йөкләмәсен үтәү максатыннан әзерләнгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2