news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

РФ Президенты татарстанлыларны ТАССРның 90 еллыгы белән котлады

Дмитрий Медведев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны һәм республикада яшәүчеләрне котлады

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны һәм республикада яшәүчеләрне ТАССРның 90 еллыгы белән котлады.
Сезне Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 90 еллык юбилее белән чын күңелдән котлыйм.
Татарстан уникаль мәдәни-тарихи мираска ия. Ул илгә танылган галимнәр, шагыйрьләр һәм музыка белгечләре, хәрби башлыклар һәм спортчылар әзерләгән.
Республика милләтара һәм конфесияара дуслык буенча үрнәк төбәк булып тора. Гасырлар дәвамында биредә йөздән артык халык һәм барлык дөньяви дин вәкилләре тату һәм бер-берсен хөрмәт итеп яши.
Бүген Татарстан сәнәгать производствосы күләме буенча илдә алдынгы урыннарда, социаль-икътисади өлкәне һәм дәүләт идарәсен модернизацияләү буенча лидерлар рәтендә.
Татарстан Республикасына һәм аның халкына уңышлар, иминлек телим.


Россия Федерациясе Президенты                                                                   Дмитрий Медведев.

news_right_1
news_right_2
news_bot