news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

РФ Президенты Татарстан Президенты вазифасына кандидатлар исемлеге белән килеште

Д.Медведев ТР Дәүләт Советына “Бердәм Россия” тарафыннан тәкъдим ителгән кешеләр арасыннан республика Президенты кандидатурасы турында язма гариза тапшырачак

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар–информ”). РФ Президенты Татарстан Республикасы Президенты вазифасына кандидатлар исемлеге белән килеште. Дәүләт башлыгы боерыгы белән Президент Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Владислав Сурков “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Генераль советы Президиумына тиешле документ тапшырды.
Д.Медведев ТР Дәүләт Советына “Бердәм Россия” тарафыннан тәкъдим ителгән кешеләр арасыннан республика Президенты кандидатурасы турында язма гариза тапшырачак. Бу хакта РФ Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Искәртеп узабыз, декабрь ахырында “Бердәм Россия” Татарстан Республикасы Президенты вазифасына өч кандидатура тәкъдим итте. Алар түбәндәгеләр – республика Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев.
22 гыйнварда М.Шәймиев Дмитрий Медведев белән очрашуда Татарстан Республикасы Президенты вазифасында үз вәкаләтләренең вакытын озайтмау турындагы мәсьәләне карамау үтенече белән мөрәҗәгать итте. ТР Президентының вәкаләтләр срогы 25 мартта төгәлләнә.
Бүген шулай ук Россия Президентының Сарытау өлкә Думасына “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Генераль советы Президиумы тарафыннан тәкъдим ителгән кешеләр арасыннан Сарытау өлкәсе губернаторы кандидатурасы турындагы язма гариза тапшырачагы хакында мәгълүм булды.
“Бердәм Россия” Сарытау өлкәсе губернаторы вазифасына хәзерге губернатор Павел Ипатов, “Бердәм Россия” төбәк сәяси советы секретаре Петр Глыбочко һәм Сарытау өлкә Думасы Рәисе Валерий Радаев кандидатураларын күрсәтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100