Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
РФ Президенты Россия мөселманнарын Корбан бәйрәме белән котлады
Дмитрий Медведев: “Бу бәйрәм кешеләрнең игътибарын яхшылыкка һәм гаделлеккә юнәлтә, якыннарга кешелекле мөнәсәбәттә булырга өйрәтә”
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). РФ Президенты Россия мөселманнарын Корбан бәйрәме белән котлады. Бу хакта РФ резидентының рәсми порталында белдерелә.
“Безнең илдә төрле халык, төрле дин һәм мәдәният вәкилләре арасындагы татулык традицияләре тирән тарихка ия, аларны саклауда Россиянең миллионлаган мөселман җәмгыяте зур роль уйный.
Бу бәйрәм кешеләрнең игътибарын яхшылыкка һәм гаделлеккә юнәлтә, якыннарга кешелекле мөнәсәбәттә булырга өйрәтә. Бу кешелек кыйммәтләре милләтара һәм конфесияара килешү нигезе, җәмгыятьне рухи сәламәтләндерүгә, яшь буында патриотлык хисләре һәм моральнең югары принципларына хөрмәт тәрбияләүгә этәрә, диелгән котлауда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз