news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

РФ Президенты Равил Моратовка “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” орденын тапшырды

Татарстан Премьер–министрының беренче урынбасары Татарстан Республикасының социаль–икътисади үсешенә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен бүләкләнде

(Казан, 2 ноябрь, “Татар–информ”). Бүген Россия Президенты Дмитрий Медведев илнең күренекле гражданнарына дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында ТР Премьер–министрының беренче урынбасары Равил Моратов та бар. Ул IV дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” ордены белән бүләкләнде.
Россия Президенты Дмитрий Медведев Равил Моратовны бүләкләү турындагы указга 11 октябрьдә кул куйды. Татарстан Премьер–министрының беренче урынбасары Татарстан Республикасының социаль–икътисади үсешенә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен бүләкләнде.
Тулаем алганда, бүген 50 дән артык кеше орденнар һәм дәрәҗәле исемнәргә лаек булды. Алар арасында дирижер Владимир Спиваков, ракета су асты көймәләре конструкторы Сергей Ковалев, композитор Игорь Крутой һәм башкалар бар.
Дәүләт башлыгы I дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” орденын Россия кардиология фәнни–җитештерү комплексы генераль директоры Евгений Чазовка тапшырды.
Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, Россиянең Ауропа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин шулай ук рухи мәдәниятне үстерүгә һәм халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуга зур өлеш керткәне өчен IV дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” ордены белән бүләкләнде.
Николай Басков һәм Олег Митяев, балет артисты Мария Александрова, актер Александр Панкратов–Черный “Россия Федерациясенең халык артисты” дигән мактаулы исемгә лаек булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100