news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

РФ Президенты медицина хезмәткәрләре өчен айлык өстәмә түләүләр билгеләргә кушты

Айлык өстәмә түләүләр буенча тәкъдимнәр 2019 елның 1 ноябренә кадәр тапшырылырга тиеш.

РФ Президенты медицина хезмәткәрләре өчен айлык өстәмә түләүләр билгеләргә кушты
архив

(Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин РФ Хөкүмәтенә беренче ярдәм күрсәтүче оешмалардагы медицина хезмәткәрләренә айлык өстәмә түләүләр билгеләү буенча тәкъдимнәрне 1 ноябрьгә кадәр әзерләргә боерды. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.

“Беренче медик-санитар ярдәм күрсәтүче оешмалардагы медицина хезмәткәрләренә айлык өстәмә түләүләр билгеләү буенча тәкъдимнәр әзерләргә”, - диелә хәбәрдә.

Шулай ук хөкүмәткә авыл торак пунктларына, эшчеләр бистәләренә яки шәһәр тибындагы бистәләргә, Арктика зонасына, шулай ук транспорт үтемлелеге түбән булган ерак территорияләргә эшкә күчкән медицина хезмәткәрләренә бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләренә өстәмә арттыру коэффициентын кертү тәкъдимен дә эшләргә туры киләчәк.

Моннан тыш 1 октябрьгә кадәр Министрлар кабинеты “яшь белгеч” һәм “табиб-остаз” төшенчәләрен закон нигезендә раслауны тәкъдим итәргә тиеш булачак. Бу медицина югары уку йортларын тәмамлаучылар дәүләт һәм муниципаль медицина учреждениеләрендә өч ел дәвамында тәҗрибәле белгечләр контролендә эшли алсын өчен башкарыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot