Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Президенты кешене уттан коткарган өчен Рамил Фәрдиевне бүләкләде
Чаллы янгынга каршы хезмәт отрядының Биклән авылын саклау буенча аерым пост башлыгы Рамил Рәис улы Фәрдиев Россия Президенты указы белән янгыннан кешене коткарган өчен дәүләт бүләгенә – «Янгын вакытында күрсәткән батырлыгы өчен» медаленә лаек булды. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте
Барысы да узган елның 1 июнендә булган: көндез 101 янгын сагы номерына Биклән авылының Мәскәү урамында янгын чыгуы турында хәбәр килгән. Урынга санаулы минутлар эчендә Рамил Фәрдиев җитәкчелегендә «Биклән» аерым пост бүлеге хезмәткәрләре килеп җиткән.
Ялкын телләре өйнең түбәсен һәм аңа терәтеп салынган гаражны ялмап алган. Йорт һәм гараж эче төтен белән тулган. Шаһитлар янгын сүндерүчеләргә хуҗабикәнең өйдә булуы хакында әйткән.
Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте
Рамил Фәрдиев, тормышын куркыныч астына куеп, дөрләп янган өй эченә кереп киткән һәм аңсыз хәлдәге хуҗабикәне алып чыккан, аңа табиблар килгәнче беренче ярдәм күрсәткән.
«Мондый зур бүләккә лаек булуым белән горурланам. Янгында исә һәр секунд кадерле, ә безнең авыл тирәсендә – тимер юл аркылы чыга торган урыннар. Шуңа күрә ашыгыч ярдәм тоткарланырга да мөмкин иде. Мин бу авылда яшим, барысын да беләм. Дөресен әйтәм, артык уйлап та тормадым – хатын-кызны коткарырга кирәк иде», – диде Рамил Фәрдиев.
Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз