Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
РФ Президенты каршындагы Гражданлык җәмгыяте үсеше һәм кеше хокуклары советы утырышы була
Чаралар 25-27 февраль көннәрендә уздырыла
(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”). РФ Президенты каршындагы Гражданлык җәмгыяте үсеше һәм кеше хокуклары советының Казанда күчмә утырышы була.
Чаралар 25-27 февраль көннәрендә уздырыла. Бүген ТР Президенты каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр советы һәм кеше хокуклары буенча советның берләшкән утырышы булды.
Иртәгә иртәнге 10 да Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында исә, төбәк башкарма хакимияте вәкилләре белән берлектә, РФ Президенты каршындагы Гражданлык җәмгыяте үсеше һәм кеше хокуклары советының утырышын уздыру планлаштырыла. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә катнашыр дип көтелә.
Көннең икенче яртысында, төгәлрәге, көндезге 3 тә РФ Президенты каршындагы Гражданлык җәмгыяте үсеше һәм кеше хокуклары советының һәм РФ Судьялар советының дискуссия клубы эшләячәк. Соңрак исә матбугат конференциясен уздыру ниятләнә.
27 февраль көнне Совет әгъзаларын Зөя утрау-шәһәрлегенә экскурсия көтә, диелә РФ Президенты каршындагы Гражданлык җәмгыяте үсеше һәм кеше хокуклары советы сайтында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз