news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

РФ Президенты капиталны амнистияләү турында: “Хилафлыклар булмасын өчен, шәхсән үзем күзәтеп торачакмын”

В. Путин сүзләренә караганда, кагыйдәләрне бозучыларга иң катгый чаралар күреләчәк

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Әгәр бизнес акча һәм милкен чит илдә калдырырга теләсә – калдырсын. Мәсьәлә - аларны легальләштерүдә, Россиядә теркәлүендә.

Бу фикерне бүген Россия Президенты Владимир Путин матбугат конференциясендә капиталны амнистияләү турындагы сорауга җавап биргәндә белдерде.

“Мәсьәлә капиталны кайтаруда түгел, ә легальләштерүдә. Механизм һәм гарантияләргә мөнәсәбәттә бернинди дә хилафлыклар булмасын өчен, шәхсән үзем күзәтеп торачакмын. Барлык коллегаларымны, шул исәптән хокук саклау органнарыннан булганнарын да, кисәтәсем килә: мин әйткән принципны бозучыларга карата иң кырыс җәзасын күрәчәкбез”, - дип ассызыклады Россия Президенты.

Илбашы шулай ук оффшордагы мөлкәтне генә түгел, ә Россиянең үзе эчендә туганнарга, ялган фирмаларга күчереп язылган милекне дә легальләштерергә кирәк, дип билгеләп үтте. “Һәммә кешегә кемгә нәрсә тиешлеге турында бер тапкыр әйтеп, бу битне уздырып җибәреп, алга барырга кирәк”, - дип йомгаклады бу мәсьәләдә фикерен Путин.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot