news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

РФ Президенты бөтенроссия олимпиадалары призерлары санын 45 процентка кадәр арттыру тәкъдимен хуплады

Владимир Путин предмет олимпиадалары буенча Россия командаларын көчәйтү яклы да чыгыш ясады

(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин “Ил хакына сыйфатлы белем” форумының пленар утырышы барышында бөтенроссия мәктәп олимпиадалары призерлары санын 45 процентка кадәр арттыру белән килеште, дип хәбәр итә ТАСС.

Дискуссия барышында катнашучыларның берсе халыкара практикада мәктәп олимпиадаларында катнашучыларның 50 проценты призерлар булуын билгеләп үтте. Россиядә башта бу планка 45 процент дәрәҗәсендә иде, әмма былтыр ул 30 процентка кадәр түбәнәйде.

“Сәбәбе шул: бөтенроссия олимпиада призеры Россия Президенты премиясен ала, ә анда лимит бар, шуңа күрә бар кешегә дә җитми, - диде катнашучы. – Моның азагы ни белән тәмамланырга мөмкин соң – Олимпиада әйдәп баручы мәктәпләре булган Мәскәү һәм Санкт-Петербург укучылары арасында ярышларга әверелергә мөмкин, ә кечкенә төбәкләрдә яшәүче балалар дипломсыз калачак”.

“Сез минем өчен ниндидер ачышлар ясыйсыз. Чын-чынлап, берни белми идем”, - диде Путин. Ул планканы 45 процент дәрәҗәсенә кайтару белән ризалашты. “Әйдәгез, килешәм, - диде Президент. – Бу безнең байлыгыбыз гына түгел. Россия Математика мәктәбе – без ярдәм итәргә тиешле юнәлеш, бу безнең борынгы буыннардан килеп ирешкән казанышыбыз, аны һичничек югалтырга ярамый”.

Владимир Путин предмет олимпиадалары буенча Россия командаларын көчәйтү идеясен хуплады.

Россия Президенты, шулай ук чит ил фәнни журналларының объектив булмау проблемасын да билгеләп үтте.

Форумда катнашучыларның берсе Илбашына үз эшләренең чит ил журналларында нәшер ителмәвенә зарланды, ә публикацияләр грант алу өчен бик тә кирәк.

Владимир Путин форумда катнашучыларга шушы ук проблемага чит ил галимнәренең юлыгуы турында сөйләде. “Чит илдәге коллегаларыбыз соңгы вакытта үзләрен фәнни журналларга бәйлелек тозагына эләгә дип саный һәм каршылык йөзеннән аларда язмаларын бастырудан баш тарта”, - диде ул.

Шаярту тонына күчеп, Путин яшь галимнәргә “ил җитәкчелеген сүгегез һәм сезнең исемегезне бастырачаклар” дип киңәш итте.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100