Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
РФ Президенты 2015 нче елга Федераль Җыенга еллык юлламасы белән мөрәҗәгать итә
Еллык юлламага 1,1 меңгә якын кеше чакырылган
(Казан, 4 декабрь, “Татар-информ"). Бу минутларда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Кремльдә Федераль Җыенга еллык юлламасы белән чыгыш ясый башлады.
Еллык юлламаны тыңларга 1,1 меңгә якын кеше чакырылган. Алар арасында Федерация Советы, Россия Хөкүмәте әгъзалары, Дәүләт Думасы депутатлары, башкарма, закон чыгару хакимияте вәкилләре, Конституцион һәм Югары Суд җитәкчеләре, федерация субъектларының закон чыгару органнары рәисләре, җәмәгать эшлеклеләре, традицион дин башлыклары, губернаторлар корпусы вәкилләре бар.
Юлламаны тыңларга массакүләм мәгълүмат чараларының 500 гә якын вәкиле чакырылган.
Россия Президенты постында булган Борис Ельцин һәм Дмитрий Медведев юлламаларын да исәпкә алып, бу Россиянең яңа тарихында инде 21 нче документ.
Президент Юлламасы – программа документы, биредә дәүләт башлыгы тышкы һәм эчке сәясәтнең төп өстенлекле юнәлешләрен билгели.
Искәртеп узабыз: юлламаның эчтәлеге сер булып сакланды. Федераль электрон ММЧ аша бу юлы сүзнең ана капиталы һәм салым системасының тотрыклылыгы, тышкы сәясәт һ.б. мәсьәләләр турында барачагы гына билгеле.
Узган елны Путин Россия бизнесында офшорлык факторы ролен киметү турындагы мәсьәләгә аеруча игътибар биргән иде.
“Татар-информ” МА сайтында Илбашының Федераль Җыенга Юллама белән мөрәҗәгатенең турыдан-туры трансляциясе бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз