news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

РФ Премьер–министры Владимир Путин “КАМАЗ” ААҖнә килә

20 ноябрьдә Хөкүмәтнең махсус комиссиясендә Владимир Путин “КАМАЗ”да үткәрелүче чараларга бәя бирәчәк

(Чаллы, 17 ноябрь, “Татар–информ”, Евгений Сироткин). Бүген РФ Премьер–министры Владимир Путин Чаллыга “КАМАЗ” ААҖнә рәсми визит белән килә.
20 ноябрьдә Хөкүмәтнең махсус комиссиясендә Владимир Путин “КАМАЗ”да үткәрелүче чараларга бәя бирәчәк. Хөкүмәт комиссиясе эшендә “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин да катнаша.
Искәртеп узабыз, 9 ноябрьдә “КАМАЗ”га Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов килгән иде. Ул Хөкүмәтнең Россия автомобиль төзелешенә ярдәм күрсәтү буенча программа әзерләве хакында хәбәр итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot