news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

РФ Премьер-министры Украина товарлары өчен пошлина кертү турындагы карарны имзалады

Әгәр Украина ЕС белән ассоциация турындагы килешүнең икътисади маддәләрен 2016 нчы елның 1 нче гыйнварыннан иртәрәк куллана башлый икән, ул үз көченә керәчәк

(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”). РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Украина товарлары өчен таможня пошлиналарын кертү турындагы карарны имзалады. “Сезгә шул хакта җиткерәсем килә: бүген мин Украина товарларына читтән кертү пошлиналарын кертүне күздә тоткан карарга кул куйдым. Сүз азык-төлек, җиңел һәм эшкәртү сәнәгате продукциясе, башка товарлар турында бара”, - дип белдерде бүген Медведев “Сочи-2014” форумының пленар утырышы барышында, дип хәбәр итә “Интерфакс”.

Ул билгеләп узганча, әгәр Украина ЕС белән ассоциация турындагы килешүнең икътисади маддәләрен 2016 нчы елның 1 нче гыйнварыннан иртәрәк куллана башлый икән, пошлиналар кертеләчәк.

“Без, килешүнең үз базарыбызга куркыныч тудырган аерым нигезләмәләренең вакытыннан алда тәэсир итүен теләмибез”, - дип белдерде Премьер.

Аның сүзләренчә, Россия хакимияте, “БДБ да ирекле сәүдә зонасында катнашучы Украинадан килгән товарлар исеме астында, Россия базарына демпинг бәяләре буенча Евросоюз илләре җитештерүчеләре продукциясе үтеп керүенә” юл куймаячак.

Искәртеп узабыз, элегрәк Россия Украина ягы һәм Еврокомиссия белән, килешүнең сәүдә-икътисади өлеше 2016 нчы елның 1 нче гыйнварына кадәр үз көченә кермәячәге турында килешкән иде.

 

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100