news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

РФ Премьер–министры: “Ирешелгәннәрдә тукталып калырга ярамый, планканы күтәрергә кирәк”

Владимир Путин Минтимер Шәймиев белән очрашты

(Түбән Кама, 18 ноябрь, “Татар–информ”, Сергей Семеркин). Кичә Татарстанга эш сәфәре кысаларында РФ Премьер–министры Владимир Путин ТР Президенты Минтимер Шәймиев белән очрашты. Әңгәмә Түбән Камада, “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ территориясендә узды.
Владимир Путин билгеләп үткәнчә, Татарстанда икътисади кризиска да карамастан, эре инвестиция проектлары гамәлгә ашырыла. Бу – яхшы сигнал. “ТАНЕКО” кебек комплекслар – яңа эш урыннары һәм яңа продукция дигән сүз. “Әмма ирешелгәннәрдә тукталып калырга ярамый, планканы күтәрергә кирәк”, – дип белдерде РФ Премьер–министры.
Татарстан Президенты очрашуда РФ Хөкүмәте тарафыннан күрелгән кризиска каршы чаралар нәтиҗәсендә социаль кризисны булдырмый калуга ирештек, дип ассызыклап үтте. “КАМАЗ” кыен чорда дәүләт заказы алды. Җәмәгать эшләре программасы булдырылды, аңа ихтыяҗ зур булып чыкты.
“Шунысы куанычлы, дөньяда нефть бәясе төшүгә карамастан, “Татнефть” компаниясе “ТАНЕКО” проектын гамәлгә ашыруны дәвам итә”, – дип белдерде Минтимер Шәймиев. Аның сүзләренә караганда, РФ Инвестиция фонды әлеге проектта инфраструктураны финанслый. Хәзерге вакытта комплекска илтүче торба үткәргечне монтажлау эшләре төгәлләнеп килә. “ТАНЕКО” елына 7 миллион тонна нефть эшкәртәчәк һәм ике елдан соң әлеге комплекс Татарстанның керемнәр базасын 40 процентка арттырачак.
Владимир Путинны Татарстанның 2009 елны нинди күрсәткечләр белән төгәлләве кызыксындырды. Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, 2008 елда сәнәгать җитештерү күләме 1 триллион сумга якынлашты, 2009 елда кризис аркасында ул 10 процентка кимеде. Соңгы айларда сәнәгать җитештерү күләме арта башлады.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100