Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты
Рөстәм Миңнеханов Дмитрий Медведевка төбәккә күрсәткән игътибар өчен рәхмәт белдерде
(Казан, 3 декабрь, "Татар-информ"). «Менә дигән итеп гамәлгә ашырылган проектлар!» - дип бәяләде кичә РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Татарстанда күргән производстволарны. Ул бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда белдерде. Очрашу Россия автомобиль техникасы базарына ярдәм мәсьәләләре буенча киңәшмә алдыннан уздырылды (Чаллы).
Исегезгә төшерәбез: Дмитрий Медведев кичә Татарстанга эш сәфәре кысаларында Түбән Камадагы «ТАНЕКО» ААҖдә, Чаллыдагы «Форд-Соллерс»та һәм «КАМАЗ» ААҖдә булды.
«Без сезнең белән бүген берничә яхшы вакыйгада катнаштык, - диде Дмитрий Медведев Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп. – Мин Сезне, барлык республиканы, асылда, бөтен илебезне котлыйм, чөнки бу бик тә әһәмиятле. Нефть химиясе компаниясе – бик югары дәрәҗәдә, сез моның белән бик озак шөгыльләндегез, ул үзенең масштаблары һәм куәт ягыннан мөмкинлекләре белән таң калдыра».
«Форд-Соллерс» предприятиесенә килгәндә исә, ул бик зур, шулай ук югары дәрәҗәдә, роботлаштырылган һәм югары сыйфатлы автомобильләр җитештерә. Озакламый «КамАЗ» 45 еллыгын уздырачак, һәм без барыбыз да хезмәт коллективын котладык. Бу бик сөенечле вакыйга. Без хәзер автомобиль сәнәгате үсеше турында киңәшмә уздырачакбыз, бүгенге көндә ул өлкәдә кыенлыклар җитәрлек, уйлашырга кирәк. Фикерләрегез булса, карарбыз», - диде Россия Хөкүмәте башлыгы.
Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенә төбәккә күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде. Ул хәбәр иткәнчә, бу проектлар федераль дәрәҗәдә кабул ителгән стратегия кысаларында гамәлгә ашырылган. Аерым алганда, нефть эшкәртү, нефть химиясе комплексы («ТАНЕКО» ААҖ) проекты РФ Хөкүмәте тарафыннан хупланган һәм хосусый-дәүләти партнерлык нигезендә гамәлгә ашырылган. «Инвестфонд ярдәме булмаса, аны оештырып булмас иде, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Анда тимер юл, торба, болар булмаса, бүген мондый предприятие корып булмас иде. 2010 елдан бирле 23 миллион тонна нефть эшкәртелгән инде».
ТР Президенты төбәк икътисады турында сөйләгәндә хәбәр иткәнчә, «безнең ике үсеш юнәлеше бар: нефть химиясе, нефть эшкәртү, икенчесе – автомобиль төзелеше. Ике юнәлештә дә без бүген гамәлгә ашырылган проектларыбызны күрсәттек».
«Менә дигән итеп гамәлгә ашырылган проектлар!» - дип бәяләде Дмитрий Медведев.
Аннары Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисади зонасы үсеше турында сөйләде «Без «Алабуга» МИЗында ике зур завод ачтык: берсе – агач эшкәртү буенча, икенчесе – штамплау заводы, - диде ул. – Тагын өч зур производствоны без якындагы өч-дүрт ай эчендә ачачакбыз – автомобильләр өчен пыяла, төзелеш пыяласы һәм көнкүреш химиясе җитештерү заводлары».
Моннан тыш, Татарстан Президенты сүзләренчә, төбәк үстерә торган тагын бер юнәлеш бар, ул - «Иннополис» проекты, аңа да Россия Федерациясе Хөкүмәте ярдәм итә. «Гыйнварда беренче комплексы эшләтеп җибәреләчәк, аңа резидентлар киләчәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - ИТ-Университет эшли, ул да үз урынына күчереләчәк. Безнең Кама кластерын үстерү проектыбыз да бар, ИТ-секторны үстерү программасы да эшли. Алар бар да федераль дәрәҗәдә кабул ителгән программаларга керә. Безнең республикага күрсәткән игътибарыгыз өчен Сезгә рәхмәт белдерәм, ә без киләчәктә дә эшләргә әзер».
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз