news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

РФ Пенсия фонды вуз тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру буенча мониторинг үткәрә

Бу мәгълүмат югары уку йортларының нәтиҗәлелеген бәяләүдә исәпкә алыначак

 (Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Хөкүмәттә, Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Россия мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенә Пенсия фонды белән югары уку йортларын тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру турында статистика мәгълүматларын бирү турында килешү төзү хакында карар әзерләнә. Бу мәгълүмат югары уку йортларының нәтиҗәлелеген бәяләүдә һәм аның тиешле нормаларга туры килүен, оптимизация яки үзгәртү турында карар кабул итү өчен исәпкә алыначак. Бу хакта “Известия”гә Мәгариф һәм фән министрлыгында белдерелгән.

Мониторинг 2013 елның 1 гыйнварыннан 2014 елның 31 декабренә кадәр диплом алган белгечләр арасында үткәреләчәк, ә Хөкүмәт карары 2017 елга кадәр исәпләнгән. Элек ведомство белгечләрне эшкә урнаштыруны бәяләү буенча эксперимент кына үткәрергә планлаштырган, ә статистик мәгълүматларны Федераль салым хезмәте бирергә тиеш иде. Әмма бу схеманы алыштыру хуп күрелгән.

Рейтинг, уку йортын тәмамлаганнан соң эшкә урнашучылар проценты, яшь белгечләрнең уртача еллык һәм өч еллык хезмәт хакы, хезмәт баскычыннан күтәрелү һәм ел дәвамында хезмәт хакы арту проценты буенча төзелә. Рейтинг шулай ук университет аша эшкә урнашкан яки эшне үзләре табучылар арасындагы процент чагыштырмасын да исәпкә ала, дип яза “Известия”.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100