news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

РФ Пенсия фонды ТР буенча бүлегенең коллегия утырышында үзгәрешләр турында бәян ителде

Коллегия утырышында ТР премьер-министры Илдар Халиков катнашты

(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Агымдагы 2015 нче елда пенсия законнарында җитди үзгәрешләр гамәлгә кертелә. “Яңа пенсия формуласы” дип аталган яңа тәртип буенча гражданнарның хезмәт пенсиясе иминият һәм тупланма пенсияләргә бүленәчәк. Бүген РФ Пенсия фонды ТР буенча бүлегенең 2014 нче елгы эшчәнлеге буенча йомгаклау коллегия утырышында бүлек идарәчесе Марсель Имамов 2015 нче елда булачак үзгәрешләргә тукталды.

Искәртеп узабыз: агымдагы елның 1 нче гыйнварыннан балларда исәпләнәчәк яңа пенсия формуласы кертеләчәк. Лаеклы ялга киләсе елдан чыгучылар өчен бер балл бәясе 64 сум 10 тиен тәшкил итәчәк. “Хезмәт пенсиясе” дигән төшенчә юкка чыгачак, иминият пенсиясе яңа формула буенча билгеләнәчәк. Аның нигезендә, пенсия капиталы ел саен балларда – индивидуаль пенсия коэффициентларында чагылыш табачак. Пенсия билгеләнгәндә, баллар сумнарга күчереләчәк. Пенсиягә чыккан вакытта, һәр ел өчен баллар кушылып, балл бәясенә тапкырлана, аларның бәясе ел саен артып торачак. Пенсияне исәпләүдә яңа тәртип кертелү белән, рәсми хезмәт хакы әһәмияте арттырыла. Аннан чыгып, иминиятчеләр Пенсия фондына взнослар кертәчәк, шулай итеп, баллар формалашачак. Иминият пенсиясен алу өчен, пенсия яшенә җиткәндә, 15 елдан да ким булмаган хезмәт стажы һәм тупланган баллар 30 дан да ким булмаска тиеш. Хезмәт хакы күбрәк булган саен, балл да күбрәк булачак. Туплаган баллар күләмен һәм стажны Татарстанда яшәүчеләр Россия Пенсия фонды сайтында иминиятләштерелгән затның шәхси кабинетында карый алачак.

“Без яңа пенсия законын гамәлгә ашыруга керештек. Берничә көннән безгә кыска вакыт эчендә пенсияне исәпләүнең яңа тәртибе буенча индексация уздырырга туры киләчәк, 1 нче апрельдән аның икенчесе көтелә, августта исә эшләүче пенсионерларның иминият пенсияләренә төзәтмәләр кертергә кирәк”, - дип белдерде М. Имамов. Аның сүзләреннән аңлашылганча, корректировка өчен хезмәт хакының иң зур күләме дип 18 мең сум билгеләнгән.

Марсель Имамов пенсияләрнең дәүләт тарафыннан өстәп финанслануы программасында республика халкының 20 проценты катнашуын билгеләп үтте. Дәүләт тарафыннан гражданнарның исәп-хисап счетларына өстәмә 1,2 млрд сум акча күчерелгән. Программага керү вакыты озайтылу белән бәйле төстә, 2014 нче елның ноябреннән декабренә кадәр бүлеккә программада катнашу өчен 7,3 мең гариза кабул ителгән. Бу вакыт эчендә генә дә өстәмә иминият взносларының суммасы 365 млн сумга якын булган.

Шулай ук агымдагы елның гыйнварында Россия пенсия фонды “Иминиятләштерелгән затның шәхси кабинеты” электрон сервисын гамәлгә кертә. Ул пенсиягә кадәр яшьтәге гражданнарга үзенең пенсия хокукларын беләргә ярдәм итәчәк.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot