Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
РФ Пенсионерлар берлеге рәисе: "Февральдә пенсияләр 11,4 процентка индексацияләнәчәк"
Валерий Рязанский РФ Пенсия фондының ТР буенча территориаль бүлекчеләре җитәкчеләре һәм Пенсионерлар берлегенең төбәк активы белән очрашты
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген РФ Пенсия фондының ТР буенча үзәк бүлегендә Федерация Советының социаль сәясәт комитеты рәисе, Россия Пенсионерлар берлеге рәисе Валерий Рязанский фондның территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре һәм "Россия пенсионерлар берлеге" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге активы белән очрашты.
Үзенең чыгышында Рязанский илдәге социаль сәясәтнең төп юнәлешләре хакында бәян итте, бу елның елның февралендә пенсияләр агымдагы инфляция дәрәҗәсендә, ягъни 11,4 процентка индексацияләнәчәк дип ышандырды. "Дәүләтнең барлык социаль бурычлары да үтәләчәк. Без бернинди кыскартуларга да бармыйбыз", - диде Валерий Рязанский.
Очрашу барышында миграция сәясәте мәсьәләләре, Украина качакларына бәйле вазгыять, ана капиталын индексацияләү, сугыш ветераннарының торак шартларын яхшырту һәм башка темалар хакында фикер алышулар булды.
Чарада ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, РФ Пенсия фондының ТР бүлеге идарәчесе Марсель Имамов, "Россия пенсионерлар берлеге" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге идарә рәисе Любовь Мишина катнашты, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.
Фотосурәт http://gossov.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз