news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

РФ Оборона министрлыгы хәрби хезмәткә чакырылыш мәсьәләләре буенча "кайнар линия" ачкан

Хәрби округларның барлык штабларында һәм РФ субъектларының хәрби комиссариатларында да шундый мөмкинлекләр бар

  (Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). РФ Оборона министрлыгы гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру мәсьәләләре буенча "кайнар линия"  ачкан.

Бу хакта бүген РФ Оборона министрлыгының матбугат хезмәте һәм мәгълүмат идарәсендә белдерделәр, дип хәбәр итә ТАСС.

Хәрби ведомство вәкиле сүзләренә караганда, хәрби округларның барлык штабларында һәм РФ субъектларының хәрби комиссариатларында да шундый туры линияләр эшли. Министрлыкның рәсми сайтында “Контакты” бүлегендә егетләр һәм аларның ата-аналары гаскәрләр һәм хәрби округлар белән идарә итүче командирларның электрон кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итә ала. Шулай ук яшьләр “чакырылыштан алып солдатка кадәрге” инструкция белән таныша ала.

Язгы чакырылыш кампаниясендә туры линиягә гражданнардан 378 һәм гомум кулланылыштагы мәгълүмат системалары буенча 1024 мөрәҗәгать булган. Аларның күп өлеше хәрби хезмәт узу тәртибенә (40 проценты), белем алу сәбәпле (30 процент), сәламәтлек (16 процент) һәм гаилә хәле (11 процент) буенча чакырылышны кичектерү мәсьәләләре тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot