Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
РФ нең социаль-мәдәни эшчәнлек белгечләре катнашында Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында Уку-методик совет утырышы булачак
РФ нең социаль-мәдәни эшчәнлек белгечләре катнашында Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында Уку-методик совет утырышы булачак
(Казан, 16 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). 28 ноябрь - 1 декабрь көннәрендә РФ югары уку йортларының уку-методик берләшмәләре Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты базасында “Социаль-мәдәни эшчәнлек” белгечлеге буенча Уку-методик советы утырышын уздыра. Утырыш халык әдәбияты мәдәнияте, социаль-мәдәни эшчәнлек һәм мәгълүмат ресурслары өлкәсендә белем бирүгә багышлана.
Россиянең төрле төбәкләреннән социаль-мәдәни факультет деканнары һәм кафедра җитәкчеләре фикерләр белән алмашачак, алда торган проблемаларны хәл итәргә омтылачак. Шулай ук Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты эшчәнлеге белән дә танышу булачак.
Пленар утырышларда “Социаль-мәдәни эшчәнлек” белгечлегенең үсеш перспективалары, социаль-мәдәни эшчәнлегенең магистр һәм бакалаврларын әзерләү юлларын билгеләү, педагогларның дәрәҗәсен күтәрү системасын булдыру, яңа уку-методик басмаларны тәкъдир итү, киңәшмәнең йомгак документларын кабул итү һәм башка мәсьәләләрне хәл итү каралган. Шулай ук конференция эшендә катнашучы җитәкчеләр докладлар белән дә чыгачак.
Секцияләр эшендә дәүләт стандартлары буенча студентлар белемен тикшерүче тестлар комплекты тикшереләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз