news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^РФ наркотиклар һәм психотроп матдәләр әйләнешен тикшереп тору Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе эшчәнлегенә нигез салынуга өч ел тула

^РФ наркотиклар һәм психотроп матдәләр әйләнешен тикшереп тору Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе эшчәнлегенә нигез салынуга өч ел тула

(Казан, 10 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Иртәгә РФнең наркотиклар һәм психотроп матдәләр әйләнешен тикшереп тору Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсенә (УФСКН ) нигез салынуга өч ел тула. 2003 елның 11 мартында РФ Президенты Россия наркоконтроль органнарын булдыру турындагы Указга кул куя.

Дәүләт наркоконтроль оешмасы 2003 елның 1 июленнән эшчәнлеген башлап җибәрә. Шул көннән башлап, әлеге структура шактый тернәкләнә һәм тулы мәгънәсендә хокук саклау органына әверелә. Бүгенге көнгә 2000 гә якын җинаять эше кузгатылган. 2167 җинаять теркәлгән, шуның 1947 се – авыр һәм бик авыр җинаятьләр дәрәҗәсендә һәм аларның күпчелеге наркотик чаралар һәм психотроп матдәләрнең законсыз табылышы белән бәйле. Республика күләмендә 85 наркопритон эшчәнлеге туктатыла. Кузгатылган җинаять эшләренең 38е наркотиклар контрабандасына карый. Өч елга якын дәвердә идарә тарафыннан ярты тоннадан күбрәк наркотик чаралар, психотроп һәм көчле тәэсирле матдәләр, шул исәптән, 42 кг.га якын иң киң таралыш алган куркыныч наркотик - героин табылган. Бу саннар ярты миллион доза күләмендә үтерергә сәләтле наркотикның, балаларыбыз һәм якыннарыбызның канына эләкмәгәнен дәлилли. Әйләнештән шулай ук 300 кг.марихуана, 10 кг.нан артык гашиш һәм 200 кг.га якын психотроп һәм көчле тәэсир итүче матдәләр алынган.

РФнең наркотиклар һәм психотроп матдәләр әйләнешен тикшереп тору Федераль хезмәтенең ТР идарәсе, оешкан көненнән башлап, наркотикларга каршы профилактика юнәлешендәге эшне үстерүгә зур өлеш керткән. Идарә тарафыннан халыкның наркотизацияләү профилактикасына багышланган барлыгы 300 дән артык чара үткәрелгән. Махсус әдәбият бастырып чыгару өстендә дә даими эш алып барыла, араларында татар телендә дә булган, наркотиклар афәтенең зарарын яктырткан 50 дән артык кулланма нәшер ителгән. Яшьләрне дә профилактика өлкәсенә җәлеп итү – нәтиҗәле ысулларның берсе. Шуңа бәйле рәвештә, ТР ның наркотиклар әйләнешен тикшереп тору идарәсе, башка министрлыклар белән берлектә “Планета Земля” исемле наркотикларга каршы плакат конкурсын һәм бу юнәлештә башка иҗат бәйгеләре үткәрә.

news_right_1
news_right_2
news_bot