Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
РФ мөселманнары Диния нәзарәтендә мәктәпләрдә гарәп теле дәресен кертергә тәкъдим иттеләр
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор) башлыгы Анзор Музаев, Мәскәүдә узучы ХIX халыкара мөселман форумында ясаган чыгышында Россия мәктәпләрендә гарәп телен укыту мәсьәләсе хәл ителүе турында белдерде. Бу хакта «Российская газета» яза.
Россия мәктәпләренә гарәп теле дәресләрен кертү тарихи карар булачак, ул РФ мөселманнары өчен яңа мөмкинлекләр ачып, ислам дөньясында хуплау табачак. РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Мәскәү ислам институты ректоры, мөфти Дамир Мөхетдинов Рособрнадзор башлыгының инициативасына карата шундый фикерен белдерде.
Ул билгеләп үткәнчә, узган гасырның 90нчы елларында, Россия имамнары дини белем алу өчен Согуд Гарәбстаны һәм Мисырга барганда, алар гарәп телен үзебездәге уку йортларында өйрәнә алыр дип күз алдында да китереп булмый иде.
«Хәзер инде, күргәнебезчә, бу эксперимент дәрәҗәсенә күтәрелде – заявкалар да, ихтыяҗ да бар, укыту әсбаплары да әзерләнә», - диде Дамир Мөхетдинов.
Ул искәртеп үткәнчә, Россия ислам уку йортларының укытучылар – дәүләт мәктәпләре өчен гарәп теле буенча белгечләр әзерләүгә аккредитация алу мөмкинлеге бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз