news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин Корбан гаете белән котлады

РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин барлык мөселманнарны иң изге һәм мөһим бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете белән котлады.

Равил Гайнетдин ике ел дәвам иткән чикләүләрдән соң дөньяның төрле почмакларында яшәүче, шул исәптән Россия хаҗиларының, ниһаять, хаҗ гамәлләрен үти алуын искәртте.

«Планетаның бар континентларыннан төрле кыйтга һәм милләт мөселманнары Изге Мәккәгә хаҗ кылып, Аллаһның Рәсүле юлын кабатлый. Хаҗиларның күңеле Раббыларына, аның мәхлүкатына бернинди аерма ясамыйча, ярату белән тулган. Йә, Аллаһ, хаҗиларыбызның догаларын кабул кыл, аларга көч, догаларында ихласлык бир һәм ватаннарына имин рәвештә кайтар», - дип теләде ул.

Равил Гайнетдиннең мөрәҗәгатендә хаҗның иң югары ноктасы корбан чалу икәне, аның Ибраһим галәйһиссәләм белән улы Исмәгыйль галәйһиссәләм заманнарыннан ук килә торган йола булуы әйтелә. 

«Бәйрәм намазында йөзләгән һәм меңләгән дин кардәшләр белән иңгә-иң торып, күршеләр һәм туганнарны нигъмәтләр белән сыйлап, кайсы милләттән булуына һәм нинди дин тотуына карамастан, ярлыларга һәм мохтаҗларга корбан итләрен өләшеп, үзебездә кардәшлек мәхәббәтен ныгытабыз һәм шул рәвешле иманыбызны куәтлибез.

Бөек бәйрәм көннәрендә без Аллаһы Тәгаләдән гомумкешелек туганлыгын ныгытуын, һәртөрле фетнә һәм низаглардан саклавын, йөрәкләребезне үзара мәхәббәт һәм мәрхәмәт хисе белән тулыландыруын, бар дөньяга тынычлык һәм иминлек иңдерүен сорыйбыз. 

Догалар кабул була, гөнаһлар кичерелә торган бу көндә тагын бер кат Раббыбызга мөрәҗәгать итик - йә, Аллаһ, корбаннарыбызны кабул ит, бөтмәс-төкәнмәс әҗерен бир, кардәшләребезнең хаҗын, догаларыбызны һәм игелекле гамәлләребезне кабул ит. Йөрәкләребезне тәкъвалыкта һәм иманда куәтлә», - диелә Равил Гайнетдиннең котлавында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100