news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

РФ Мөселман эшмәкәрләре «Мөхәммәдия» шәкертләрен дәреслекләр белән тәэмин итте

19 сентябрь РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең хәйрия фонды җитәкчеләре «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә булды һәм шәкертләргә яңа уку материаллары тапшырды. Шулай итеп, 86 беренче курс студенты 9 китаптан торган 251 736 сумлык дәреслек комплектлары алды. Бу дәреслекләр гарәп теле буенча уку әсбапларыннан гыйбарәт. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.

РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов шәкертләр белән аралашу вакытында аларны дөрес юл сайлауда хуплады.

РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе ай саен өммәт өчен социаль әһәмияткә ия булган төрле башлангычларны хуплап чыга: ислам мәгарифенә ярдәм итү өстенлекле юнәлеш булып тора.

Исегезгә төшерәбез: РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләрен дәреслекләр белән тәэмин итүе күркәм традициягә әверелде, ул ел саен шәкертләргә кирәкле әдәбият бүләк итә. Әйтик, ул 2021 елда 70 беренче курс укучысы өчен дәреслекләр һәм кабинетлар өчен җиһазлар сатып алды. Ә 2022 һәм 2023 елларда мәдрәсәнең беренче курс шәкертләре өчен эшмәкәрләр акчасына 100 шәкерт өчен китаплар алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100