news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

РФ Министрлар Кабинеты президент һәм хөкүмәт стипендияләренә дип 108 миллион сумнан артык акча бүлеп бирә

Бу хакта Премьер-министр Дмитрий Медведев Министрлар Кабинеты утырышында хәбәр итте

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). РФ Министрлар Кабинеты агымдагы уку елы азагына кадәр президент һәм хөкүмәт стипендияләренә дип 108 миллион сумнан артык акча бүлеп бирә. Бу хакта Премьер-министр Дмитрий Медведев Министрлар Кабинеты утырышында хәбәр итте, диелә ТАСС мәгълүматында.

Әлеге акчалар трансфертлар сыйфатында Россия төбәкләренә бүленәчәк. "2012 елдан алып мондый стипендияләрне икътисадны модернизацияләүнең өстенлекле юнәлешләре буенча белгечләр әзерләүче университет, һөнәр училищелары аспирантлары һәм студентлары ала", - дип аңлатып узды Медведев. Ул, бу стипендияләр сәләтле кешеләргә үзләрен күрсәтү өчен ярдәм иткәндер, дигән ышаныч белдерде.

"Бүләкләүнең идеаль схемалары булмавы аңлашыла, студентларга акча һәрвакыт җитми, әмма без, финанс хәл катлаулы булуга карамастан, студент һәм аспирантларга грант ярдәмнәре системасын алга таба  да камилләштерәчәкбез", - дип ассызыклады РФ Премьер-министры.     

news_right_1
news_right_2
news_bot