Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
РФ мәгариф министры укытучыларның хезмәт хакы артачагын фаразлады
Мәгариф министрлыгы бөтен ил буенча укытучыларның хезмәт хакын арттыр дип фаразлый. Бу хакта Мәгариф министры Сергей Кравцов Көнчыгыш икътисади форумы кысаларында РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында белдерде.
«Хезмәт хакы аңлаешлы, үтә күренмәле булырга тиеш һәм хәзер булган тайпылышлар булырга тиеш түгел. Һәм мин хезмәт хакы арту ихтималын да кире какмыйм», – диде ул.
Кравцов сүзләренчә, Мәгариф министрлыгы һәм Хезмәт министрлыгы укытучыларның хезмәт хакының уртача дәрәҗәсе төбәкләр буенча уртача хезмәт хакыннан түбән булмавын күзәтәләр.
«Димәк, төбәк буенча уртача хезмәт хакының ничек үсүенә бәйле рәвештә укытучыларның да хезмәт хакы артачак», – дип өстәде министр.
Мартта вице-премьер Дмитрий Чернышенко 2026 елда педагоглар хезмәтенә түләүнең яңа системасын раслау, ә 2027 елдан аны барлык мәгариф оешмаларында кертү планнары турында белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз